Әфганстан утыннан (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Әфганстан утыннан» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланды. Алып баручының чыгышы электрон презентация белән үрелеп барды. Әфганстан сугышында катнашкан якташларыбызга аерым игътибар бирелде. Балалар совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, совет сугышчыларының батырлыгы һәм кыюлыгы, андагы авыр шартлар турында белде. 
Чара барышында әфган җирендә иҗат ителгән шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Укучылар әфган сугышы турында документлаль фильмнардан өзекләр һәм клиплар карады. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Поделиться: